Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
26 декабрь 2019, 13:10

Яңа ел табынына җиңел эшләнә торган салат

Ул катламлап ясала.

Җиңел эшләнә торган салат
Ул катламлап ясала. Беренче катта – кыргычтан чыгарылган пешкән чөгендер, аннары каты сыр, пешекләнгән йөзем, кыргычта уылган пешкән кишер, вак итеп туралган әстерхан чикләвеге алына. Һәр катламны майонез белән буярга.
3-4 сәгатькә суыткычка куярга. Өстәлгә чыгарыр алдыннан салатны тигез савытка әйләндереп салырга һәм майонез, әнис яфрагы белән бизәргә.
Тавык итеннән кабымлык
800 г тавык ите, 150 г көнбагыш мае, 4 кишер, 3-4 суган, 10 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы корейча кишер өчен тәмләткеч, 1 аш кашыгы кара борыч, тәменчә тоз алына.
Табага май салып кыздырырга, борыч һәм корейча кишер өчен тәмләткеч салырга. Аннары кыргычтан чыгарылган кишер (корейча кишер өчен махсус кыргычтан булса яхшы), нәзек итеп туралган тавык ите, ярым боҗралап туралган суган салырга, тоз сибеп утта кыздырып алырга. Савытка салып аш серкәсе кушарга, яхшылап бутарга һәм ун сәгатькә суыткычка куярга.
Семга балыгыннан салат
Беренче кат – эре кыргычтан чыгарылган бәрәңге, икенчесендә – вак итеп туралган суган, аннары вак итеп туралган семга балыгы, киләсе катта – кыргычта уылган йомырка, өстенә сыр сибәбез. Һәр катламны (яки катлам аша) майонез белән сылыйбыз. Өстен йомырка сарысы һәм зәйтүн җимеше белән бизибез.
Ветчина, сыр һәм сарымсактан рулет
100 г сырны эре кыргычтан уарга, 1-2 тырнак сарымсакны нык итеп вакларга, яшел тәмләткечләрне (үзегезгә ошаганча) вак итеп турарга. Майонез кушып, яхшылап бутарга. Нәзек кенә итеп киселгән ветчинаны сыр катнашмасы белән буяп, рулет итеп төрергә, төрле төстәге шпажкалар белән ныгытырга. Әзер кабымлыкны савытка тезеп, петрушка яфрагы белән бизәргә.
Мандаринлы бәлеш
Алма, балан, шомырт, карлыган бәлешләре белән безне хәзер гаҗәпләндереп булмый. Әйдәгез, Яңа елда мандарин бәлешен тәмләп карыйк!
300 г югары сортлы иләнгән он, 15 г камыр йомшарткыч, 8-9 мандарин, 150шәр грамм шикәр комы һәм ак май, 250 мл сөт, өч йомырка, тәменчә тоз кирәк булачак.
Йомырканы туглап сөт белән кушарга, шикәр, эретелгән май, он һәм йомшарткыч салып, миксер белән бутарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.
Мандариннарны чистартып һәр бүлкәне урталай бүләргә. Аларны махсус кәгазь җәелгән табага киселгән ягы белән салырга. Аннары өстенә камыр агызып, духовкада 180 градуста пешерергә. Әзер бәлеш бераз суынгач, зур савытка әйләндереп салырга, кәгазен алырга һәм шикәр пудрасы сибәргә.
Фото: Яндекс
Читайте нас: