Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
16 гыйнвар 2020, 13:20

Чизкейк

Безгә эремчек 200-300гр...

Безгә эремчек 200-300гр (күләме форманың диаметрына карап алына), шикәр комы 180 гр, 0,5 стакан сөт, 20 гр желатин (куерткыч), 300 гр "Юбилейное" печеньесы, 100 гр ак май (сливочное масло). кирәк була.
Иң башта желатинны инструкция буенча җылымса суда яисә сөттә җебетәбез. Печеньены онга әйләнгәнче ваклыйбыз һәм эретелгән ак май белән кушып, камыр басабыз. Форма төбенә пищевая пленка, ул булмаса гади селофан пакет җәябез һәм камырны тигез иттереп җәябез һәм туңдыргычка (морозильник) 30 минутка куябыз.
Камыр суынган арада эчлекне әзерлибез. Эремчекне валчыклары беткәнче блендерда әйләндерәбез, аннары сөт белән шикәр комы кушып ,яңадан болгатабыз. Эчлек әзер булгач, желатинны җылытып алабыз һәм әзер эчлек белән кушып янәдән болгатабыз. Туңдыргычтан печеньены алып өстенә эремчекне салабыз һәм суыткычка (холодильникка) 2 сәгатькә куябыз. Аннан соң җиләк-җимеш белән бизибез. Чәегез тәмле булсын!
Читайте нас: