Камыр: 2 йомырка, 100 г йомшарган сыер мае, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 аш кашыгы крахмал , 50 г шикәр комы салып болгатабыз. Йомшаграк камыр булырлык итеп, он салып камыр ясыйбыз. Майланган табага камырны кул белән генә җәябез.
Камыр өстенә үзегез теләгән җиләк (җир җиләге, кура җиләге, чия һ.б.) салабыз. Өстенә крахмал сибәбез.
Каймаклы эчлек өчен 1 стакан 20% каймакка 50-100 г шикәр комы, 1 йомырка, бер чеметем ванилин салып болгатырга.
200 градуслы мичтә әзер булганчы пешерәбез.