Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Аш-су
10 февраль 2020, 20:30

Тәбикмәк

1 литр сөт,2-3 йомырка...

Кирәк булачак:
-1 литр сөт
-2-3 йомырка
-4-5 аш кашыгы сыек май
-2 аш калагы шикәр комы
-1 чәй калагы тоз
- 1 чәй калагы өеп чүпрә (дрожжи)
- он

Ярты стакан җылы суга чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он салабыз. Күбекләнеп күтәрелеп менгәнче яхшылап богатабыз.

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер чүпрәне, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз. Ул күбекләнеп күтәрелеп менә. Кызган табага ( беренчесендә табаны майларга, калганнарын майламасаң да ярый) салып пешерәбез һәм майлыйбыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чыганак: https://vk.com/feed
Читайте нас: