Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
17 февраль 2020, 19:15

Гүзәл Уразовадан экзотик сый

Оҗмах сые булырдай бу ризыкны Гүзәл УРАЗОВА Таиландтан өйрәнеп кайткан.

Оҗмах сые булырдай бу ризыкны Гүзәл УРАЗОВА Таиландтан өйрәнеп кайткан. Ул гел шулай, кая барса да, ниндидер яңа рецепт өйрәнеп кайта икән. Пешергән ашларының тәмле генә түгел, файда-лы булуын да кайгырта Гүзәл. Шунсыз булмый да, ире Илдар Хәкимов белән алар икесе дә сәхнә кешесе. Ә сәхнә гел дә матурлыкны, буй-сын зифалыгын таләп итә. Ул бүген безгә тәкъдим итә торган ризык та гәүдәгә артык авырлык өстәмәячәк, шуңа күрә шикләнмичә сез дә әзерләп сыйланыгыз.

Кирәк:

(ике кеше өчен:)
* 1 ананас;
* 200 г креветка;
* 1 стакан пешкән дөге;
* 1 уч кешью чикләвеге;
* ярты тавык түше;
* ярты стакан яшел борчак (туңдырылган);
* 1 баш суган;
* 2 аш кашыгы балык соусы;
* 2 аш кашыгы соя соусы;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2 тырнак сарымсак;
* 1 аш кашыгы шикәр комы.

Эш барышы:

Тавык түшен һәм суганны ваклап турыйбыз, сарымсакны вак угычтан уабыз. Иң элек сарымсакны кыздырабыз, аннан соң тавык итен салабыз. Бераздан суган белән яшел борчакны өстибез.

Креветкаларны пешереп, чистартабыз һәм аларны да табадагы яшелчәләр янына кушабыз. Тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Борыч сибәбез. Таиландта ак борыч кулланалар, ә без, ак борыч таба алмагач, борычлар җыелмасы алдык.

Ананасны буйга урталай ярып, эчен алабыз. Кабыгын ташламыйбыз, ул кирәк булачак әле. Ананас йомшагын ваклап турап, аны да табага «озатабыз». Ананасның консервланганын да кулланырга ярый. Ул очракта шикәр комы кушарга кирәк түгел.

Озынча дөгене юып (дөгенең «Басматти» яки «Жасмин» дигәне яхшы була), кайнап торган тозлы суда пешереп алабыз. Әзер булгач, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Берничә тапкыр салкын су белән юдырганнан соң, аны да табага салабыз.

Чикләвекне, балык һәм соя соусларын да өстәп, сак кына болгатабыз.

Әзер ризыкны табынга ананас кабыгына салып чыгарабыз. Өстен креветкалар белән бизибез. Янына яшелчә-ләр һәм яшел аштәмләт­кечләр куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!

http://syuyumbike.ru/news/salat/gzl-urazovadan-ekzotik-syy

Читайте нас: