Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
23 Май 2020, 20:15

Сыйлы табын

Тун астында тавык ите

Моның өчен тавыкның түш ите, 3 бәрәңге, 2 помидор, 1 суган, шампиньон гөмбәсе, 150 г каймак, тәменчә тоз, төелгән борыч алына.
Суган һәм шампиньонны вак итеп турыйбыз һәм майлы табада кыздырабыз. Тавыкны төеп, өстенә тоз, борыч сибәргә. Бәрәңгене чистартып, эре кыргычтан үткәрергә. Төелгән тавык итен табага салырга һәм өстенә суган, шампиньон, помидор салып, өстенә тоз сибәргә һәм уылган бәрәңге салырга. Иң соңыннан каймак (майонез да ярый) сыларга. Духовкада пешерергә.
Җиңел эшләнә торган торт
1 кг «Юбилейное» печеньесы, 400 гр куертылган сөт (вареная сгущенка), 200 гр май, ванилин алына.
Крем өчен ак ванилин, сөт салып бутыйбыз. Печеньены катлам-катлам тезәбез. Араларын крем белән сылыйбыз. Тортны вакланган печенье белән бизибез.
Читайте нас: