Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
5 август 2020, 11:50

Табынга - гөмбә салаты

Әлеге салатны әзерләве дә ансат, ашарга да тәмле!

Әлеге салатны әзерләве дә ансат, ашарга да тәмле! 2 тавык түше, пешкән 3 йомырка, 2 кыяр, 1 суган, 1 банка консервланган гөмбә, 100 гр сыр, майонез кирәк. Тавык түше, суган, кыярны шакмаклап турыйбыз. Сырны эре угычта уабыз. Гөмбә зуррак булса, шулай ук турыйбыз, шул килеш тә калдырырга ярый. Йомырканың агын саламлап турыйбыз. Салатны катламлап эшлибез: иң аска - йомырка агы, тавык ите, суган, кыяр, гөмбә, сыр. Һәр катлам өстенә майонез сылыйбыз. Иң өскә вак угычта уылган йомырка сарысын сибәбез.
  • Фото: pixabay.com
  • Читайте нас: