Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
7 октябрь 2020, 14:20

Бик тәмле, файдалы һәм туклыклы пирог

Безнең халыкта камыр ашлары белән чәй эчү иң яхшы сый булып санала.

Безнең халыкта камыр ашлары белән чәй эчү иң яхшы сый булып санала.

Сезгә тәкъдим итәсе килгән пирог рецепты бик гади булса да, ул бик файдалы һәм туклыклы.



Камыр өчен 1 кап акмай, 3 стакан он, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы аш содасы кирәк булачак. Эчлек өчен 2 кап эремчек, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка алабыз.



Йомшартылган майга он һәм шикәр комын бергә кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Камыр ком кебек коелып торырга тиеш. Килеп чыккан әзер камырны ике өлешкә булеп, беренчесен майланган табага сибеп чыккач, аның өстенә эчлек салына. Эчлек өстенә калган камырны сибеп чыгасың.



Гадәти эремчек урынына кызыл эремчек тә кулланырга була. Фотодагы пирог нәкъ шул кызыл эремчек белән пешерелгән.

Ашларыгыз тәмле булсын!



Фото: Зөһрә Исламова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bik-t-mle-faydali--m-tuklikli-pirog-487797/
Читайте нас: