Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
9 ноябрь 2020, 15:00

Кышкылыкка әзерлибез

Тозлау өчен 2 кг кәбестә, 2-3 кишер, 3-4 тырнак сарымсак, әнис орлыгы кирәк.

Тозлау өчен 2 кг кәбестә, 2-3 кишер, 3-4 тырнак сарымсак, әнис орлыгы кирәк.
Тозлыкка: 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе алына.
Кәбестәне кухня комбайнында вакларга, кишерне ярымбоҗралап, сарымсакны вак итеп турарга. Әнис орлыгы сибеп, барысын бергә болгатырга һәм өстенә кайнар тозлык агызырга. Суынгач, суыткычка куярга.
Кәбестә салаты
3 кг кәбестә, 1 кг болгар борычы, 3-4 кишер, 2 аш кашыгы әнис орлыгы, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан сыек май (яртысы – чистартылган, яртысы – чистартылмаган), 0,5 стакан алма серкәсе, 1 л су алына. Кәбестә, болгар борычы, кишерны ваклап турарга, барысын бергә болгатырга, маринад әзерләп, кәбестәләрне банкаларга тутырырга.
Кышка "Витаминлы" салат
Берәр килограмм кәбестә, кыяр, болгар борычы, помидор, кишер кирәк булачак.
Эшләү тәртибе: барлык яшелчәләрне озынча итеп турап, тәменчә тоз салып болгатырга һәм парландырылган 1 литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, өсләренә кайнатып алган тимер капкачларны каплап (бормыйча) "су мунчасын"да 1 сәгать пешереп алырга. Аннары капкачларын ябып, әйләндереп, җылы итеп төреп, суынганчы тотарга.
Кыш көне кулланыр алдыннан суган һәм сыек май өстәргә мөмкин.
Фото:eda-land.ru
Читайте нас: