Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
11 ноябрь 2020, 19:00

ЧӨГЕНДЕР ТИЗРӘК ПЕШСЕН

Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез.

Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.
Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.
Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.
Тизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.
Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы чөгендерне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.
Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.
Фото: https://pixabay.com/ru/images
Читайте нас: