Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
12 февраль 2021, 15:05

Бәйрәм өстәленә

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Тиздән 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне.

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Тиздән 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә, якыннарына булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан әйтә, шушы бәйрәм уңаеннан төрле тәмле ризыклар белән сыйлый.
Порцияле салат
Бер күләмдә ысланган тавык ите, сыр, әстерхан чикләвеге, чипсы, майонез кирәк булачак.
Һәр кешегә аерым бирелә торган кечкенә салат савытына шакмаклап туралган тавык ите, аннан вак кыргычтан кырылган сыр, майонез, вакланган әстерхан чикләвеге һәм чипсы салырга. Табынга шул килеш чыгарырга, ашар алдыннан гына болгатырга.
«Тылсым» торты рецепты
300 г кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 аш кашыгы какао, 1 бал кашыгы сода, 2 стакан он алына.
Крем өчен (1 вариант) — 400 г каймак, 200 г май, 1 стакан шикәр комы.
Крем өчен (2 вариант) — 2 йомырка, 300 г шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 400 г сөт, ванилин, 200 г май, шоколад, печенье кирәк булачак.
Бер савытка барлык сыек ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Икенче савытка шикәр комы, он, какао, соданы бергә кушып бутыйбыз. Соңыннан йомыркалы массаны он янына бушатабыз да, тагын бер кат болгатабыз. Камырны майланган табага салып 180-200 градус кызулыкта 50 минут пешереп алабыз.
Әзер камырны суытабыз һәм кисәбез. Һәр катламны теләгән крем белән майлыйбыз. Тортны чикләвек, шоколад белән бизәргә мөмкин. Әлеге татлы ризыкны берничә сәгатькә суыткычка куеп торсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.
Читайте нас: