Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
7 март 2021, 15:00

Ашларыгыз тәмле булсын

Чәчәкләр, бүләкләр, елмаюлы назлы карашлар – боларның барысы да кадерле әниләребез һәм картәниләребезгә, сөекле тормыш иптәшләребезгә һәм ахирәтләребезгә, яраткан кызларыбызга һәм апа-сеңелләребезгә багышлана. Әйдәгез, хөрмәтле ир-егетләр, җиңнәрне сызганып бәйрәм табынына тәмлекәчләр әзерләгез әле.

Лимон кексы
Кекс өчен 1,5 стакан он, 0,5 чәй кашыгы сода, 0,5 чәй кашыгы камыр йомшарткыч, 1 стакан шикәр комы, 3 данә йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы ванилин, ит тарткычтан үткәрелгән 2-3 чәй кашыгы лимон кабыгы, бер лимон согы, 0,5 стакан көнбагыш мае кирәк булачак.
Духовканы 180 градуска кадәр кыздырабыз. Кекс салыначак форманы көнбагыш яки атланмай белән буйыйбыз һәм бераз он сибәбез. Зур савытта он, сода, камыр йомшарткычны бергә кушабыз. Икенче савытта йомырка, шикәр комы, май, ванилин, лимон кабыгын һәм согын миксер белән бутыйбыз. Аны онлы катнашмага кушабыз, яхшылап болгатабыз. Камырга көнбагыш мае салып, янә болгатабыз һәм формага салып, духовкага 30 минутка пешерергә куябыз.
“Кырмыска оясы” салаты
200 грамм тавык ите (филе), 100 грамм сыр, ике-өч бәрәңге, бер-ике помидор, бер яшел кыяр, ике кашык майонез, бераз көнбагыш мае алына. Пешкән тавык итен, помидорны һәм кыярны саламлап турыйбыз. Сырны кыргыч аша үткәреп, әлегә туралган әйберләрне майонез белән бутыйбыз.
Бәрәңгене эре кыргыч аша үткәреп, крахмалын юып, тастымалга киптерергә салабыз.
Майлы табада бәрәңгене кыздырып алып, маен саркытабыз.
Бәрәңгене салатның өстенә сибәбез, яшел тәмләткечләр белән бизибез.
Фото: suchanbuks.ru
Читайте нас: