Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш-су
13 март 2021, 14:00

БАЛЫК ПИРОГЫ

Көндә пешерергә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез

Камыр өчен 0,5 л су, яртышар чәй кашыгы тоз һәм шикәр комы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы коры чүпрә, он, 1 йомырка кирәк булачак.

Эчлек өчен сардина балыгы консервы, 3-4 суган, 4-5 пешкән йомырка алына.

Камыр басабыз һәм кабарырга куябыз. Балыкны чәнечке белән изәбез.
Суганны турап, табада томалап пешерәбез һәм балык белән болгатабыз.
Камырны җәябез, өстенә балык, туралган йомырка сибәбез, майонез сөртәбез һәм духовкада 20-25 минут пешерәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!!!
Фото: edaizduhovki.ru
Читайте нас: