Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш-су
18 март 2021, 18:55

"МАРСЕЛЬ" салаты

Салат өчен 1,5 тавык түше, 300 гр каты сыр....

Салат өчен 1,5 тавык түше, 300 гр каты сыр, 6 йомырка, 1 стакан кара җимеш, 1 тырнак сарымсак, 300 гр кореяча кишер, ярты стакан изелгән әстерхан чикләвеге, 500 гр майонез, тоз, борыч, петрушка алына.

Тавык итен пешереп, шакмаклап турыйбыз. Пешкән йомырканың агы белән сарысын аерып, вак угычта уабыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз да, майонез һәм изелгән сарымсак белән бергә кушабыз. Кара җимешне буйга турыйбыз. Чикләвекне кишергә кушабыз. Тәлинкәнең төбенә кара җимешне салабыз, өстенә майонез сылыйбыз. Икенче катка тавык итен түшибез. Тоз, борыч сибеп, майонез сылыйбыз. Өченче кат: кишер белән чикләвек. Дүртенче кат: сырлы катнашма. Иң өскә йомырка агы салына. Аның өстенә йомырканың сарысын сибәбез. Бер сәгать суыткычта тотабыз. Өстен петрушка белән бизибез.
ашларыгыз тәмле булсын!!!!
Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-107801917_78812
Читайте нас: