Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
18 апрель 2018, 02:00

Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе

Быел язның һава шартлары янә басу эшләрен кичектерә. Ләкин аграрчылар өчен бу сәбәп түгел. Әлегә иң мөһиме – язгы чәчүгә җентекле әзерләнү, ягулык-майлау материалларын һәм минераль ашламаларны җитәрлек туплау һәм, әлбәттә, орлык сыйфатын тикшерү.

Быел язның һава шартлары янә басу эшләрен кичектерә. Ләкин аграрчылар өчен бу сәбәп түгел. Әлегә иң мөһиме – язгы чәчүгә җентекле әзерләнү, ягулык-майлау материалларын һәм минераль ашламаларны җитәрлек туплау һәм, әлбәттә, орлык сыйфатын тикшерү.
Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 33944 гектар мәйданга иген һәм кузаклы культуралар чәчәргә кирәк. Район аграрчылары аеруча борчак, кәрешкә, нут, шикәр чөгендере, җитен, горчица, рапс һәм уҗым шепкәненә зур игътибар юнәлтә. Бу культураларның мәйданы 21745 гектарны, ягъни сөренте җирләрнең 21,2 процентын тәшкил итә. 1043 һәм 1540 гектарны биләячәк горчица һәм рапс чәчүлекләре ике тапкырга – шул нисбәттә 606 һәм 796 гектарга арттырылачак.
-Быелгы уңыш өчен 7929 тонна орлык саклауга салынган, бу - язгы чәчүне орлык белән тәэмин итү 100 процентка үтәлгән, дигән сүз. 22 тонна кукуруз орлыгы, 431 чәчү берәмлеге көнбагыш гибриды кайтартылган. Шикәр чөгендере орлыгын поставкалаучылар белән килешүләр төзелә. Бүген 3076 чәчү берәмлеге чөгендер орлыгы сатып алынган да инде.
Мал азыгы культуралары чәчүлекләрен яңарту өчен 220 тонна берьеллык һәм 65 тонна күпьеллык үләннәр орлыгы саклауга салынган, - дип аңлатма бирде авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына.
Барлык орлык шытымга, дымлылыкка, чүплелеккә һәм төрле авырулар кузгаткычларына тикшерү үткән. “Россельхозцентр” филиалының Әлшәй бүлеге мәгълүматларына ярашлы, 7839 тонна (98,9 процент) орлык чәчү стандарты таләпләренә туры килә. Орлыкның 1,1 проценты дымлылык буенча ГОСТ таләпләренә тап килми. Әле икенче тапкыр орлыкның сыйфаты тикшерелә, аннары аграрчылар агулау эшен башлаячак.
Хуҗалыклар шулай ук минераль ашлама һәм үсемлекләрне саклау чаралары да кайтарта. 826 тонна минераль ашлама һәм 10 тонна үсемлекләрне саклау чаралары сатып алынган.
Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Тиздән басуларда техника гөрләячәк.
Читайте нас: