Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
23 апрель 2018, 02:00

“Авылның яшел чирәменә җитәме соң...”

Балкан авылы старостасы Вәрис Таюпов һәркөнне иртән туган авылы урамнары буйлап үтә.

Балкан авылы старостасы Вәрис Таюпов һәркөнне иртән туган авылы урамнары буйлап үтә.
Вәрис Әхмәтдин улына быел 79 яшь тулды. Әллә нәселдән киләме, әллә зур юллардан еракта урынлашкан Балкан авылының хозур табигате шундый ныклы сәламәтлек биргәнме, әллә аның кебек актив кешеләрнең булмышы шундыймы, авыл старостасы бүген дә яшьләргә биргесез җитез хәрәкәтле һәм теремек. Хәзер инде бармак белән генә санарлык йортлары калган туган авылында ул, чын мәгънәсендә, “бөтен эчке һәм тышкы эшләр министры”. Ә аның вице-министры, ягъни иң тугры ярдәмчесе – күршесе һәм яшьтәше Рәшит Вәлиуллин. Һәркөнне, һава торышының нинди булуына карамастан, алар икәүләп Балкан урамнары буйлап үтә, элекке заманнарны һәм авыл кешеләрен искә ала, бер сүз белән әйткәндәй, бу тыныч төбәкне күз карасы кебек саклый.
Кайчандыр эшсөяр гаиләләр дөнья корган, тирә-якта балаларның шат тавышы тынмаган, ә йорт-куралар мал-туар һәм кош-корт белән тулы булган авылда бүген көндез чыра яндырып эзләсәң дә беркемне дә табармын димә. Бикле торган йортларның күбесе каралган, төзек, тәртиптә, ташландык өйләр бик аз.
-Әйе, авыл жәл, - ди авыр көрсенеп, Вәрис Әхмәтдин улы. - Әле кайчан гына монда тормыш гөрли иде. 1929 елда бу якларга Нигъмәтулла авылы халкы күчеп килә. Авылга нигез салынган елда утыз биш йорт исәпләнә. Балканнан илле ир-егет Бөек Ватан сугышына китте, шуларның ундүрте яу кырында батырларча һәлак булды. Авыл халкы колхозда (монда элек өч-дүрт мең сарык асралган ферма һәм йөзгә якын ат бар иде) эшләде, балалар үстерде, бергәләп бәйрәм чаралары үткәрде. Бөтен бу йортларны без күмәкләп төзедек, бер гаилә кебек яшәдек.
Әле дә авылыбыз бик матур, юл бар, электр үткән, ә саф һавасы сулап туйгысыз, җәен мондагы җиләк-җимешне җыеп бетермен димә. Кызганычка каршы, карт-коры акрынлап бакыйлыкка күчә, ә яшьләр район үзәгенә, төрле шәһәрләргә китеп төпләнә.
Авылның йөзен, тарихын саклап калу кирәклеген яхшы аңлап Вәрис Әхмәтдин улы җиң сызганып эшкә тотына. Ул авыл тарихын яза башлый. Анда авылга нигез салучыларның, Туган ил сагына басучыларның һәм яу кырында ятып калганнарның, тырышып дөнья көткәннәрнең исем-фамилияләре теркәлгән. Староста киләчәк буыннар өчен, чын мәгънәсендә, нәсел агачы - шәҗәрә төзегән.
Былтыргы вакыйгаларга старостаның язмаларында аерым урын бирелгән, чөнки алар күптәнге хыялларын тормышка ашырып, ата-бабалары мәңгелек йокыга талган авыл зиратын тәртипкә китергәннәр. Чынлап та, зур күләмле эшләр башкарылган. Күпләр ярдәм кулы сузган, берәүләр - техника белән, икенчеләре акчалата ярдәм күрсәткән, кемдер агачлар һәм куакларны кисү, чистарту өмәләрендә, төзелеш эшләрендә катнашкан. Бөтен бу эшләр авылның хөрмәтле аксакалы Вәрис Таюповның инициативасы белән башкарылган.
-Ниһаять, ямьле яз җитте, димәк, авылда да тормыш җанланыр. Тиздән якташлары балалары, оныклары белән авылга кайтыр, хәтфәдәй яшел чирәмле ялан-кырларда йөрер, алар белән киңәшләшеп, булган проблемаларны хәл итәрбез, - ди Балканның тынгысыз старостасы Вәрис Әхмәтдин улы.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Староста Вәрис Таюпов (уңда) тормыш иптәше Рәйсә Насыйбулла кызы һәм күршесе Рәшит Вәлиуллин белән.
Читайте нас: