Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уңышларыбыз - мул, дөньялар имин булсын!

Көйсез генә килгән язның көен көйли-көйли әле кайчан гына чәчүгә төшкән район игенчеләре бүген язгы басу эшләренең уңышлы тәмамлануын билгели.

Көйсез генә килгән язның көен көйли-көйли әле кайчан гына чәчүгә төшкән район игенчеләре бүген язгы басу эшләренең уңышлы тәмамлануын билгели. Район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин белән әңгәмәбез авыл эшчәннәренең сабантуй бәйрәмен нинди казанышлар һәм нинди уй - ниятләр белән каршылаулары турында.
-Чәчүне елның төп имтиханы дип юкка гына әйтмиләр, чөнки, халык мәкалендәгечә, язгы көн елны туйдыра. Данир Әнвәр улы, Әлшәй аграрчылары быелгы сынауны ничек үтте?
-Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары үз бурычларын уңышлы башкарып чыкты. Һәр ел яз төрлечә килә, менә быел да ул ярыйсы гына соңлады, әмма аяз көннәр дә җитәрлек булды һәм без чәчү эшләрен уңайлы агротехник срокларда үткәрүгә ирештек.
Уңыш өчен яхшы нигез салынды – районда 56,4 мең гектарда язгы чәчү эшләре башкарылды. Шуның 32,6 мең гектарын язгы бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар били. Базар шартларын исәпкә алып чәчүлекләр структурасын бераз үзгәрттек, югары маржиналь (югары табышлы) культураларга ла урын бүлдек. Бүген аларның өлеше 27 процент тәшкил итә. Җитен – 370 гектарга, ак горчица - 1031, рапс - 1995, нут 1148 гектарга чәчелде. Беренче тапкыр кузаклы культуралар басуларында борчак, кәрешкә белән бергә люпин һәм ясмык кебек культуралар да үстереләчәк. Безнең зона өчен традицион булган шикәр чөгендере 4294 гектарга, көнбагыш 11846,4 гектарга чәчелде.
Быелгы уңыш өчен 241 тонна элиталы бөртеклеләр орлыгы кайтартылды. 40 млн сумлык 2237 тонна минераль ашлама сатып алынды. Элекке кебек, техника паркын яңартуга да җитди игътибар бирелә. Ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркы 22 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландырылды.
Бәйрәм булса да, бүген дә эшләр дәвам итә. Басуларда чәчүлекләрне тәрбияләү, пар җирләрен сөрү һәм эшкәртү эшләре алып барыла. Яшел урак өчен мал азыгы хәзерләү техникасы да әзерлек сызыгына куела.
-Сабантуйда терлекчеләр дә үз уңышларын барлый. Тармак бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый?
-Бүген бөтен категория хуҗалыкларда 24 мең баш эре мөгезле мал (шул исәптән 8890 сыер), 2070 дуңгыз, 16800 баш сарык һәм кәҗә, 3100 баш елкы малы, 348 меңнән артык кош-корт асрала.
Тере авырлыгында 1590 тонна мал һәм кош-корт җитештерелде һәм 1450 тонна сугымга сатылды, бу үткән ел дәрәҗәсеннән шул нисбәттә 100,1 һәм 102,7 процентка күбрәк. Сыер малларының уртача тәүлеклек артымы 566 г (+18 г), дуңгызларныкы 811 (+239 г) тәшкил итә. Сөт җитештерү күрсәткечләре дә арта – 10 мең тоннадан артык (100,2 процент) продукция алынган.
Районда эре һәм вак малларны биркалау һәм атларны тамгалау буенча зур эш башкарылды.
-Бәйрәмнең төп атрибуты – элеккечә, агросәнәгать комплексы алдынгыларын тәбрикләү. Бүген нинди авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгылар сафын били?
-Чәчү йомгаклары буенча “Заря” җәмгыяте, “Колос” агрофирмасы һәм Илһам Дибаевның фермер хуҗалыгы алда бара. Авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне кабул иткәндә, орлыкның элиталы сортларын чәчү, минераль ашламалар кертү һәм, әлбәттә, шытымнар торышы бәяләнде.
Терлекчелек тармагына килгәндә исә, “Заря”, “Раевка” һәм “Агрокоопинвест” җәмгыятләре кышны уңышлы үткәреп, терлекләрне вакытында җәйге лагерьларга күчерде, мал санын, продукция җитештерү күләмен һәм сатуны арттырды.
-Димәк, аграрчылар сабан бәйрәмен лаеклы каршылый.
-Әйе, игенчеләр һәм терлекчеләрнең намуслы хезмәте, белгечләр һәм җитәкчеләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә районның аграр тармагы елдан-ел яхшы уңышларга ирешә. Һәм бу көнне – авыл эшчәннәренең төп бәйрәмендә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим. Сабантуйлар гөрләп үтсен һәм барыбызга да тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәсен.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: