Әйе, җирдә эшләү игенчедән җиде кат тирең чыкканчы, армый-талмый хезмәт салуны таләп итә. Тәүге имтиханны уңышлы тапшырып, әле яңа гына чәчүне тәмамлаган иделәр, инде чиратта - икенче мәшәкатьләр, аларны да вакытында хәл итәргә кирәк. Борылып карарга да өлгермисең, печән хәзерләү чоры килеп җитә, аннары инде урак якынлаша.
Бүген авыл эшчәннәренең мәшәкатьләре, әлбәттә, чәчүлекләрне тәрбияләү белән бәйле. Басуларда химик утау үткәрелә, пар җирләре эшкәртелә. Авыл хуҗалыгы агрономия бүлеге мәгълүматлары буенча, 18 июньгә карата бөртекле язгы культуралар чәчүлекләре 25120 гектарда (77 процент), уҗым культуралары 10100 гектарда (68 процент) эшкәртелгән. Татлы тамырны химик утауның беренче һәм икенче этабын тәмамлап, чөгендерчеләр чәчүлекләрне өченчегә эшкәртүгә төште, бу агротехник чаралар мәйданнарның 30 процентында үткәрелде.
Мал азыгы җыю комбайннары да- әзерлек сызыгында. Быел Әлшәй аграрчыларына бер баш шартлы малга кимендә 34 центнер тупас һәм сутлы мал азыгы берәмлеге хәзерләргә кирәк.
- Быел 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасынның максатлы юнәлешләренә ярашлы, без сыерларның продуктлылыгын кимендә 4450 килограммга җиткерергә, эре мөгезле малларның уртача тәүлеклек артымын - 700 граммга, дуңгызларныкын 550 граммга арттыруга ирешергә тиешбез. Мондый күләмнәрдә ит һәм сөт җитештерү, шулай ук малларны уңышлы кышлату өчен 16900 тонна печән, 30600 тонна сенаж һәм 10000 тонна силос хәзерләргә кирәк. Терлекчелек тармагының киләчәк үсеше мал азыгы хәзерләү эшләрен ничек үткәрүебезгә бәйле булачак, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы Флүр Солтанов.
Анык бурычлар билгеләнгән, димәк, Әлшәй аграрчылары бу мөһим авыл хуҗалыгы кампаниясен дә бердәм башлар һәм оешкән рәвештә, тиз арада үткәреп чыгар. Көннәр генә аяз торсын, ә авыл эшчәнннәре аның һәр минутын ничек файдаланырга кирәклеген яхшы белә.
“Яхшы шытымнар – агроном өчен зур шатлык”. “Башкортстан игенчелек компаниясе” җәмгыяте баш агрономы Илшат Сафин.