Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Печән өсте

Эссе кояшлы көннәр аны кызу темпларда алып бару мөмкинлеге бирә.

Эссе кояшлы көннәр аны кызу темпларда алып бару мөмкинлеге бирә. Район авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына хәбәр итүенчә, 9 июльгә 7900 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 69 процент тәшкил итә. 4700 тонна печән (28 процент) хәзерләнгән, 8800 тонна сенаж ( 29 процент) cалынган.
“Агрокоопинвест” җәмгыятенең Түбән Әүрез сөтчелек фермасы мал азыгы ихатасында хуш исле төргәкле печән байтак хәзерләнгән. 1нче сөтчелек фермасы территориясендә ул пирамида формасында өеп куелган. Беренче сенаж тавы да сутлы яшел масса белән тыгызлап өелгән.
-Мал азыгы хәзерләүгә 26 июньдә төштек. Хуҗалыкта печәнлекләр 1387 гектарны били, шуның 787 гектарында күпьеллык үләннәр чәчелгән. Бүген кузаклы үләннәрдән - 1500 тонна сенаж һәм эспарцеттан 100 тонна печән хәзерләнгән, - ди Түбән Әүрез сөтчелек фермасы мөдире һәм үзе үк баш зоотехник Раян Ибраһимов.
Авылдан ерак булмаган басуда козлятникны сенажга урып-җыялар иде. Югары аксымлы үлән агротехник срокларга ярашлы чәчкәгә төймәләнгән чагында чабыла.
-Җәйнең беренче ае салкын булды. Быел үлән мул түгел, яшел массаның чыгышы да азрак, - ди Раян Минулла улы. – Шуңа карамастан, быел да бер баш шартлы малга кимендә 30 центнер мал азыгы берәмлеге хәзерләргә ниятлибез. Тагын күчтерә, люцерна һәм берьеллык үләннәрне чабып аласы бар. Былтыргы азык запасы да калды. Хуҗалыкта барлыгы 728 баш мал, шул исәптән 280 сыер исәпләнә.
Басуда техника гүли. “Полесье” комбайны руле артында – чирек гасырга якын механизатор стажына ия тәҗрибәле комбайнчы Евгений Григорьев. Бу мал азыгы җыю комбайнда ул икенче сезон эшли. Озак еллар башлыча тракторларда хезмәт салган. Быел да мал азыгы хәзерләү тәмамланганнан соң, ул К-700 тракторына утырып, туңга сөрү һәм уҗым арышы чәчү эшләрен башкарачак.
Яшел массаны ГАЗ-53 автомашинасында Марат Әхмәдиев ташый. Ул армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң шунда ук шушы хуҗалыкка эшкә килә һәм менә 28 ел инде төрле йөк ташый. “КамАЗ”да килеп туктаган Рөстәм Яхин – тәҗрибәле комбайнчы, урак эшләрендә дә катнашкан, төрле культуралар да чәчкән. Ә соңгы унике елда йөк автомобиле шоферы булып хезмәт сала.
Бригада тоткарлыкларсыз эшли. Механизаторларның барсы да - үз эшенең остасы. Гомумән, хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясе бердәм бара. Эссе көннәр печәнне тиз һәм сыйфатлы итеп хәзерләү һәм сенаж салу мөмкинлеге бирә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: