Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иң кызу мәл

Әйе, июль ае - авыл эшчәннәре өчен кызу чор. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кышкылыкка мал азыгы хәзерли.

Явып үткән яңгырлар яшел уракны бераз тоткарлады, әмма, белгечләр әйтүенчә, кампания гадәти режимда бара. Сутлы үләнле болыннарда, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, кузаклы культуралар басуларында бу көннәрдә техника гүләве туктамый. Крестьяннар мал азыгы ихаталарын печән һәм сенаж белән тутыру өчен һәр аяз көнне файдаланып калырга тырыша. Элек-электән “көне елны туйдыра” дип йөретелгән чорның бүген нәкъ кызган чагы.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 23 июльгә карата районда барлык мал азыгы культуралары мәйданнарының 82 проценты чабылган, ул 11836 гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы пердприятиеләрендә 9900 тонна печән (.59процент), 20 мең тонна сенаж (65процент) салынган. Бер баш шартлы малга исәпләгәндә 11,8 центнер тупас һәм сутлы мал азыгы берәмлеге туры килә, ә планда бер баш малга 23,2 цетнер азык берәмлеге хәзерләү каралган.
-Мал азыгы хәзерләү барышында аның сыйфатына, саклау технологиясенә зур игътибар бүленә. Малларның продуктлылыгы һәм сәламәтлеге нәкъ шуңа бәйле, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына.
Яшел уракта катнашучылар кышкылыкка мал азыгы туплау белән шөгыльләнсә, игенчеләребез урып-җыю эшләренә төшергә әзерләнә. Тук башаклар тирбәлгән басулар ялан батырларын көтә...
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: