Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
7 август 2018, 02:00

Алтын башаклар җырын тыңлап

Район аграрчылары өчен кызу чор җитте. Тук башакларның әкрен генә искән җилгә тибрәлүе, комбайннар гөрелдәве, гәрәбәдәй иген бөртекләре – боларның барысы да басуларда урак эшләре башлануын аңлата. Бүген игенчеләр аяз көннең һәр минутының кадерен белеп, иртә таңнан кара төнгәчә барлык көчен салып эшли.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 6 августка карата 9800 гектар мәйданда бөртеклеләр чабылган (бу планга карата 21 процент), 7500 гектары сугылган ( 16 процент), 16730 тонна ашлык суктырылган, гектар куәте 22,3 центнер тәшкил итә.

Һәрвакыттагыча, “Колос” агрофирмасында урак эшләрен күтәренке кәеф белән башлап җибәргәннәр. Алтындай җәйрәп яткан басу киңлегендә әкрен генә алты “Акрос” комбайны килә. Тук башаклар комбайн ургычында югала барган саен аның артыннан тип-тигез сабаклар калуына сокланмау мөмкин түгел. Куәтле техникага тәҗрибәле механизаторлар Раил Фәхриев, Альберт Әсфәндияров, Валентин Осипов, Александр Хаҗигалиев һәм Марс Гатауллин идарә итә. Бу хәрби экипаж гади генә булып чыкмады. Командага 47 (!) ел игенче стажына ия аксакал, 62 яшьлек Исраил Гыймалетдинов җитәкчелек итә. Өстәвенә механизаторлар арасында “хәрби - һава десанты” да бар икән.

Әммә без басуга барган Һава-десант гаскәрләре көнендә Александр Хаҗигалиев, полкташ дусларыннан аермалы буларак, фонтаннарда су керми, иртән иртүк зәңгәр беретын һәм тельняшкасын киеп, туп-туры алтын иген басуына юнәлде.

-Мин Новороссийскида, җиденче гвардия һава- десант дивизиясендә хезмәт иттем, - ди елмаеп тәҗрибәле комбайнчы. – Контракт буенча башта армиядә калган идем, ләкин тиздән үземнең хәрби кеше булмавымны аңладым. Мин җиргә береккәнмен. Картәтем дә, әтием дә тракторчы булган, икесе дә туган җирдә хезмәт салган. Мин дә алар эшен дәвам итәргә булдым. Ә бәйрәмгә килгәндә исә, мондый басуда эшләве -үзе бер кинәнеч.

-Безнең Саша ел әйләнәсенә эш белән мәшьгүл, - дип мактады механизаторны баш агроном Сабирҗан Ганиев. – Язын чәчүдә катнаша, кара көзгә кадәр - уракта, ә кышын юл ремонтлау-төзү идарәлегендә К-700 тракторы белән юл тазарта. Өстәвенә үрнәкле гаилә башлыгы да, тормош юлдашы Олеся белән ике кыз тәрбиялиләр, яңа йорт салалар.

Әйе, ел саен мул уңыш алулары белән дан тоткан “Колос” агрофирмасында эшләр көйле бара. Хуҗалыкның 1862 гектарны биләгән иген басуларында уҗым культуралары быел да яхшы уңыш белән куандыра. Башаклар тыгыз һәм точ. Шунлыктан суктырылган иген дә күп. Мәсәлән, чиста пар җирләренә чәчелгән уҗым арышының “Кунакбаев истәлегенә” сорты гектарыннан 32 центнер төшем биргән. Башка сортлардан да шундый ук уңыш алырга ниятлиләр, 2010 гектарны биләгән уҗым культураларына да өмет зур. Шулай булгач, десантчы хаклы, мондый мул уңышлы иген басуында эшләү – үзе бер бәйрәм.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Александр Хаҗигалиев.
Читайте нас: