Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
10 август 2018, 02:00

Уңыш та җыялар, чәчәләр дә

Басуларда урак эшләре кызганнан-кыза. Авылхуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 8 августка каратарайонда 8600 гектар иген культуралары суктырылган (18 процент). Культураларныңуртача уңышлылыгы гектарыннан 22,1 центнер тәшкил итә.

Уңыш урып - җыю эшләре белән беррәттән бу көннәрдә игенчеләр тагы да бер мөһим кампаниягә – уҗым культураларын чәчүгә тотынды. Беренчеләрдән булып басуга чәчү агрегатларын “Агрокоопинвест” авыл хуҗалыгы предприятиесе алып чыкты. Монда 450 гектар мәйданга уҗым культураларын чәчү планлаштырыла, шуның 150 гектары чәчелде дә инде. Һәрвакыттагыча “Колос” агрофирмасында эшләр җитез башланды, анда ел саен уҗым культураларына зур мәйданнар бүленә. Быелгы ел да искәрмә булмаячак – “Колос” җәмгыяте игенчеләре уҗым культураларын 1473 гектарга чәчәчәк. Бүген шуның 160 гектарына (11 процент) орлык күмдерелде дә инде.

Әлшәй аграрчылары барлыгы 17 мең гектардан күбрәк мәйданга уҗым культуралы чәчергә ниятли.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: