Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
17 август 2018, 02:00

Урак кызганнан-кыза

Кояшлы көннәр аграрчыларга уңыш урып - җыю кампаниясен сизелерлек тизләтү мөмкинлеге бирә

Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 16 августка карата районда 16800 гектар мәйданда иген культуралары чабылган (бу планга карата 35 процент), 13600 гектары сугылган (29 процент), 29856 тонна ашлык суктырылган, уртача гектар куәте - 22 центнер.

Уҗым культуралары тулай җыемның күп өлөшен (23720 тонна) тәшкил итә. Язгы культуралардан бүген башлыча арпа чабыла, ул 5 мең тонна суктырылган. Шулай ук борчак һәм солы сугу эшләре алып барыла.

Уҗым культураларын чәчү дһвам итә. Арыш орлыгы 1200 гектарга күмдерелде.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: