Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
29 август 2018, 02:00

Уңыш буенча фаразлар

Урып-җыю кампаниясенең яңа мәгълүматлары белән республика Хөкүмәтенеңоператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов таныштырды.

“Якынча фаразларны исәпкә алганда, бөртекле культуралар буенча – 3 млн тоннага якын, шикәр чөгендере буенча – 1,1 млн тонна, көнбагыш буенча – 252 мең тонна, бәрәңге буенча – 955 мең тонна, ачык грунттагы яшелчәләр буенча 330 мең тонна уңыш җыюга ирешербез дип көтелә”, - диде вице-премьер.

Бүгенге көндә 700 мең гектар җирдә (бу барлык чәчү җирләренең 42%) бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. 1,4 млн тонна ашлык сугылган. Уҗым ашлыгының 96% җыеп алынган, уртача уңыш – гектардан 22,4% центнер. Язгы культураларның 22% җыеп алынган, уртача уңыш – гектардан 17,5 центнер.

Иң югары уңыш күрсәткечләре – Чакмагышта, анда әйләнеп килүгә уртача 32,1 центнер ашлык сугалар. Шулай ук Чишмә һәм Кырмыскалы районнары да алдынгылар исәбендә, алар өлешенә 25,8% һәм 25,7% туры килә.

Урып-җыю кампаниясе Башкортстанда графиктан алда бара. “Эш тыныч бара. Күрсәтелгән дәүләт ярдәме урып-җыюны көрәшкә әйләндермәскә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләде Илшат Фазрахманов.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: