Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
28 сентябрь 2018, 02:00

Җыеп алырга, сөрергә һәм чәчәргә

Шикәр чөгендере плантацияләрендә эш көннән-көнкыза.

Шикәр чөгендере плантацияләрендә эш көннән-көн кыза. Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьгә барлык чәчүлекләрнең 28 проценты – 1200 гектардан күбрәге җыеп алынган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында да, фермер хуҗалыкларында да татлы урак тулы куәтенә бара. 30 мең тоннадан күбрәк чөгендер казып алынган, уртача уңышлылык гектарыннан 250 центнер тәшкил итә.

Аграрчылар шулай ук чәчү эшләрен дә дәвам итә – уҗым культуралары орлыгы 14800 гектарда (83процент) күмдерелгән, 34200 гектар җир (75процент) туңга сөрелгән.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: