Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
4 октябрь 2018, 02:00

Уңыш бәйрәме

Үз хокукларына кергән юмарт көз әлшәйлеләрне Өлкән яшьтәгеләр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзмәсендә тәкъдим ителгән бүләкләре белән шатландырды.

Бу якшәмбе иртәсендә яңгыр сибәләп торуына карамастан, халык экологик чиста продукцияне (аны киң ассортиментта авыл кешеләре һәм шулай ук район хуҗалыклары тәкъдим итте) кышкылыкка сатып алыр өчен район үзәгенең Совет мәйданына ашыкты.

“Барысы да үзебезнеке – суган, кишер, сарымсак, фасоль, чөгендер...” – ди үз товарын сатарга Үрнәк авылыннан килгән Флүзә Мөсәвир кызы Камалова, ул сатып алучыларга ташлама ясарга да әзер иде. Бу шуның өчен дә ярминкә бит!

“Соколы” җәмгыяте биш тонна арпаны тиз арада сатып бетте. Шул ук продукцияне “Агро МТС”, сыер ите һәм бозаулар саткан “Раевка” җәмгыяте дә тәкъдим итте. Ярминкәгә “Заря” җәмгыяте бозаулар һәм бодай алып килгән. “Агрокоопинвест” – черемә һәм ит, “Раевсахар” җәмгыяте шикәр белән сату итте. Малтабар Дамир Исламоратов үзенең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып кына калмады, аны сатып алучыларның өйләренә илтеп бирүгә заявкалар да кабул итте.

А. Шәйхетдинов, Р. Мәрдәмшин, Ф. Садыйков һәм башкалар шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан гәрәбәдәй бал тәкъдим итте. “Минем 15кә якын умартам бар, мәктәп елларыннан ук бу эш белән шөгыльләнәм”, - ди Зеленый Клиннан умартачы Азат Абдуллин, ул үз хуҗалыгында кош-корт һәм сыер маллар да асрый. Тавричанкадан Ирина Мәүлиханова алып килгән акмайны тиз арада алып беттеләр. Виталий Федоров үстергән кәбестә, яшелчәләргә дә зур сорау булды.

Бер сүз белән әйткәндә, сәүдә рәтләрендә кемгә нәрсә кирәк шул бар иде иде. Монда – дуңгыз, сарык, сыер ите, колбаса, яшелчә-җимеш, камыр ризыклары, төрле тәм-том, агач үсентеләре... Барсын да санап бетереп булмый, моның өчен ярминкәгә үзеңә килергә кирәк.

Һәрвакыттагыча, районның мәгариф учреждениеләре алып килгән күргәзмә рәтләре күз явын алып торды, аларның бакчаларында ниләр генә үсми! Шафран мәктәбе укытучылары бу көнне өлкән яшьтәгеләрне үзләре үстергән яшелчәләр белән шатландырды. Раевка 4нче урта мәктәбе бакчасында да яхшы уңыш җыеп алганнар. Мәндән мәктәбе өстәлләрендә дә бай уңыш тәкъдим ителгән иде.

Ярминкә йомгаклары буенча мәгариф бүлеге комиссиясе билгеләвенчә беренче урынга гимназия, Шафран урта мәктәбе һәм Әбдрәшит төп гомуми белем бирү мәктәбе чыкты. Шулай ук бу көзге матур чарада катнашкан барлык мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү учреждениеләре коллективлары да бик яхшы әзерләнгән иде. Ә Пионерлар йорты хезмәткәрләре барсын да самавырдан кайнар чәй, кабактан ясалган ашамлык, төрле камыр ризыклары белән сыйлады.

Яңгыр явып торса да беренче тапкыр уздырылган кымыз ясаучылар конкурсында катнашучы җиде кымызчының шифалы эчемлеген тәмләп караучылар күп булды. Беренче урын хаклы рәвештә Слактан Айрат Ганиевка бирелде, Шафран аксакалы Рәфис Әминев – икенче урынны алды, район үзәгенең Яңавыл бистәсеннән Руслан Ахунов өченче урынга чыкты. Призерларга тапшырылган дипломнардан тыш, барлык катнашучыларга да район хакимияте башлыгының рәхмәт хатлары һәм авыл хуҗалыгы бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

Ә сәхнәдә социаль-мәдәни үзәк артистлары тамашачыларны күңелле җырлары һәм дәртле биюләре белән шатландырды. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар үз чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: