Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
23 октябрь 2018, 02:00

Тулы куәтенә бара

Шушы көннәрдә районда татлы культураны чыгарутәмамланды, хәзер инде аны басулардан шикәр заводына ташу бара. Кабул итүпунктында, һәрвакыттагыча, җанлылык хөкем сөрә. Сентябрь уртасында “Раевсахар”җәмгыяте үзенең чираттагы эшкәртү мизгелен башлады.

Бүген монда 367192 тонна чимал әзерләнгән, 155056 тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 23718 тонна шикәр җитештерелгән.

Завод көн саен уртача 4500 тонна чимал эшкәртә. Быел “Раевсахар” заводны мизгелгә әзерләү буенча зур күләмле эшләр башкарган. Инвестицион программа - 39,5 млн сум, җитештерү цехлары һәм җиһазларны ремонтлау программасы – 35 млн сум тәшкил иткән. Барлык бу чаралар заводның куәтен төүлегенә 4500 тоннага кадәр чөгендер эшкәртүгә җиткереп, аның өзлексез эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Һәрвакыттагыча, җаваплы бурыч чөгендер кабул итү пункты хезмәткәрләренә йөкләтелгән. Монда тәүлегенә 10 мең тоннага якын чимал килә.

-Коллективыбыз бик тату. Кабул итүчеләр дә, лаборантлар да, чөгендерне өемнәргә салу машиналары операторлары да, тракторчылар һәм слесарьлар да, бер сүз белән әйткәндә, һәркем үз урынында тырышып эшли, - ди чимал буенча инженер-химик Екатерина Бекетова. – Татлы тамыр 16 районнан китерелә, чөгендер яхшы, шикәрлелеге уртача 17,54 процент тәшкил итә.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

“Раевсахар” җәмгыятенең чимал буенча инженер-химигы Екатерина Бекетова.
Читайте нас: