Игенчеләр өчен җиңел булмаган быелгы урак мизгеле дә тәмамланды.
Район аграрчылары 85 мең тоннадан артык иген үстерде, иген һәм кузаклы культураларның уртача уңышлылыгы гектарыннан 18,1 центнер тәшкил итте. Шулай ук көнбагыш, горчица, рапс, җитен, уҗым шепкәне, ясмык һәм люпиннан да яхшы гына уңыш алынды. Ел чөгендерчеләр өчен уңай килде. 4300 гектардан 155653 тонна тамыразык казып алынды. Татлы культураның уртача уңышлылыгы гектарыннан 362 центнерга җитте. Районда иң югары күрсәткеч, элеккечә, Нигъмәтулла авылыннан Дибаевларның фермер хуҗалыгында. Аларның басуларында уңышлылык гектарыннан 460 центнер тәшкил итте.
Аграрчылардан аермалы буларак, әле көннәрдә шикәр кайнатучылар өчен иң кызу мәл. “Раевсахар” җәмгыятендә бүген 480 мең тоннадан артык татлы чимал әзерләнгән, 250 мең тонна чөгендер эшкәртелгән. Татлы тамырның шикәрлелеге 18,64 процент тәшкил итә. Әлшәй эшкәртүчеләре 39 мең тоннадан артык шикәр җитештергән.
Шактый чимал туплануына карамастан, чөгендер кабул итү пунктында мәшәкатьләр җитәрлек. Чөнки Әлшәй басуларыннан да, башка районнардан да татлы тамыр ташу дәвам итә. Менә чөгендерне өемнәргә салу машинасы операторы Владимир Николаев та чимал әзерләү эшләре уртасында кайный.