Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
26 декабрь 2018, 02:00

Кыш куркытмый

“Агрокоопинвест” авыл хуҗалыгы предприятиесендә мал кышлатуга җаваплы карыйлар.

“Агрокоопинвест” авыл хуҗалыгы предприятиесендә мал кышлатуга җаваплы карыйлар
Ноябрь сизелмичә үтеп китте, декабрь ае тәмамлануга да санаулы гына көннәр калды. Әгәр күпләр бу чорда тылсымлы бәйрәмне һәм Яңа ел каникулларын көтсә, малчылар өчен әле - кышлатуның иң кызган мәле.
Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, салкын, киеренке һәм иң җаваплы бу мизгел алдан җентекле әзерлек булганда гына уңышлы үтә. Нәкъ шуңа да “Агрокоопинвест” җәмгыяте эшчәннәре “Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә” дигән халык мәкаленә таянып эш итә.
Менә быелгы җәй һәм көз айларында да малларны сыйфатлы һәм тулы рационлы азык белән тәэмин итү, биналарда җил өреп тормасын өчен ферма эшчәннәре бөтен көчен салып ал-ял белми эшләде. Мал кышлатуны уңышлы үткәрүнең төп шарты үтәлде, әмма аның барышы һәм соңгы нәтиҗә, барыннан элек, терлекчеләрнең тырыш һәм намуслы хезмәтенә бәйле.
Альберт Гомәров хуҗалыкта нәкъ шундый тырыш малчыларның берсе. Ул тармакта егерме елдан артык хезмәт сала. Уңган терлекче бозаулар карый, шулай ук аңа ферма атлары һәм нәсел үгезләре дә аның карамагында.
-Тыйнак, тәҗрибәле, ышанычлы. Үз эшенең остасы. Кыскасы, безнең кеше, ди аның турында Түбән Әүрез сөтчелек фермасы мөдире Раян Ибраһимов.
Бу сүзләргә өстәп тик шуны гына әйтәсе килә: тармакта нәкъ менә шундый уңган авыл эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә савым, үрчем һәм артым буенча югары күрсәткечләргә ирешелә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Альберт Гомәровның намуслы хезмәтен җитәкчелек тә югары бәһалады, ул Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган бәйрәм тантанасында район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Читайте нас: