Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
4 февраль 2019, 02:00

Шытымнар ничек кышлый?

Гадәттәгечә гыйнвар ахырында “Россельхозцентр” белгечләре уҗым культуралары чәчүлекләре торышын тикшерә.

Гадәттәгечә гыйнвар ахырында “Россельхозцентр” белгечләре уҗым культуралары чәчүлекләре торышын тикшерә.
Аграрчылар өчен монолит үрнәк алу кебек диагностика алымы бик мөһим, чөнки биш айга якын культуралар кар астында кала һәм аларның кышны ничек үткәрүен һәм салкын тию-тимәвен фаразларга гына кала. Ә анализ алганнан һәм экспертларның җентекле тикшерүеннән соң агротехник чаралар ярдәмендә аларның торышын яхшыртырга һәм көзен мул уңыш алырга мөмкин.
Әлшәй аграрчылары быелгы уңыш өчен 16332 гектарга уҗым культуралары чәчте, бу үткән елга карата - 101 процент. Шуларның 6487 гектары – арыш, 8711 гектары – бодай һәм 1134 гектары – уҗым шипкәне.
Бүген уҗым культуралары чәчүлекләре торышын бәһалау өчен “Россельхозцентр” филиалына “Башкортстан игенчелек компаниясе”, “Заря”, “Агро МТС” һәм “Агрокоопинвест” җәмгыятьләре монолитлар тапшырды. Монда 10-14 көн дәвамында алар үстерелә, соңыннан анализ үткәрелә: куелыгы, чирләр булу-булмавы, кимерүчеләрнең нинди зыян китерүе билгеләнә, һәлак булу проценты исәпләнә. Һәм шушы монолит пробалар нигезендә уҗым культураларын тәрбияләү, чәчүлекләрне язын минераль ашламалар белән өстәмә тукандыру, корткычларга, төрле чирләргә каршы эшкәртү яки яңадан чәчүнең кирәк булу-булмавы буенча махсус нәтиҗә бирелә.
- Монолит үрнәкләргә тәүге анализ үткәрү буенча уҗым арышының куелыгы - 6-7 шытым, уҗым бодаеныкы 3 сабак тәшкил итә. Бүген 11728 гектардагы уҗым культуралары торышы - яхшы, 4444 гектарда - канәгатьләнерлек, 160 гектары начар дип бәһалана, - ди “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Радик Гәрәев.
Кышның чагыштырмача җылы килүе һәм декабрьдә карның аз булуы иген чөчүлекләренә зыян китерүче корткычларга кышлау өчен уңай шартлар тудырды. Шунлыктан язын иген басуларын мотлак эшкәртергә кирәк, ди экспертлар.
Язны тулы әзерлектә каршылау өчен район хуҗалыклары анализга монолит пробалар китерүне дәвам итә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән китерелгән үрнәкләр тикшерелә.
Читайте нас: