Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
5 февраль 2019, 02:00

Елны - яхшы күрсәткечләр белән

Район терлекчеләре эш нәтиҗәләрен барлый

Район терлекчеләре эш нәтиҗәләрен барлый
Бу тармак эшчәннәре ел ахырында түгел, ә ел әйләнәсенә алсыз-ялсыз дәвам иткән хезмәтләренең иң авыр чоры - кышлату тәмамланганнан соң, эш нәтиҗәләрен барлый. Әмма ел ахырында да ирешелгән уңышларына йомгак ясый.
Район терлекчеләре 2018 елны барлык күрсәткечләр буенча да яхшы тәмамлады. Барлык категория хуҗалыкларда тере авырлыгында 61860 центнер мал һәм кош-корт үстерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата 100,5 процент тәшкил итә, сугымга 77873 центнер (104 процент) кош-корт һәм мал сатылган. Сөт җитештерү 355741 центнердан 379319 центнерга, ягъни 6,6 процентка арткан. Сыерларның уртача продуктлылыгы да күтәрелгән, ул 4395 центнерга (100,9 процент) җиткән. Сыер малларыннан - 9006 баш (101,3 процент), атлардан 1263 баш (115,8 процент) үрчем алынган. 100 сыердан 86 баш (106,2 процент) бозау туган. Елкычыларның да күрсәткечләре яхшы – үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бия сөте җитештерү 6,6 процентка артып, 3872 центнерга җиткән.
Әле фермаларда – кышлатуның кызган чоры.
- Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чор тыныч, эш режимында үтә. Малларга сыйфатлы азык бирелә, савымнар арта, сәламәт бозаулар алына, - ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов.
Гадәттәгечә, барлык тармак эшенә йомгак ясап, зоотехния хезмәте машина белән сыер саву буенча иң яхшы утыз савучыны да билгели. Тулай сөт саву буенча рейтингта “Раевка” һәм “ Заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләре ал бирми. Казанкадан тәҗрибәле сыер саву осталары Гөлсимә Хәйретдинова, Людмила Соколова, Людмила Воробьева (алар турында берничә тапкыр район гәзитендә дә мәкаләләр басылып чыкты) исемлекнең беренче урыннарын били. Алардан соң “Заря”дан Рәйлә Фәйзуллина, Альмира Галәветдинова, Гөлфия Миңнеярова һәм Рәзилә Хөснетдинова килә. Ә “Раевка” җәмгыятеннән Татьяна Предатченко ел йомгаклары буенча Әлшәй савучылары арасында җиңүче дип табылды.
Казанка сөтчелек фермасы савучысы Татьяна Викторовна авыл хуҗалыгында егерме биш елдан артык хезмәт сала. Тәүдә бозау караучы булып эшләгән, яңа туган, бер яшькә кадәрге бозауларны тәрбияләгән. Яшь таналарны савымга өйрәткән чаклары да булган, арытабан савучы булып киткән. Шушы ук хуҗалыкта Татьяна Викторовнаның ире Юрий Иванович та озак еллар шофер булып эшләгән.
- Коллективыбыз яхшы. Кызлар белән татау эшлибез. Савучылар да, мал караучылар да үз бурычларын намус белән башкара. Бигрәк тә алмаш савучы Зөлфия Биктимер кызын аерым билгеләп үтәсе килә. Без үз төркемебездәге сыерлар белән генә эшлибез, ә аңа бөтен дүрт төркемгә яраклашырга туры килә, һәр сыерның холкын белергә, малның сәламәтлек торышын күзәтергә дә кирәк. Без аның эшеннән бик канәгать, - ди районның иң оста сыер савучысы Татьяна Предатченко.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Татьяна Предатченко.
Читайте нас: