Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
19 февраль 2019, 02:00

Маллар иминлеге сагында

Район ветеринарлары узган ел нәтиҗәләрен барлый һәм киләчәккә планнар билгели

Район ветеринарлары узган ел нәтиҗәләрен барлый һәм киләчәккә планнар билгели
“Бу һөнәр ияләренең эшенә бүген күп нәрсә бәйле. Әгәр төбәктә авырулар юк һәм эпизоотик хәл тотрыклы икән, инвестор үзенең проектлары белән безгә килә. Шуңа да без Башкортстанда терлекчелек тармагын үстерү буенча эшне көчәйтәбез. Маллар булмаса, авылларыбыз бушап калачак, без моңа юл куймаска тиешбез”, - дип билгеләде дәүләт ветеринария хезмәтенең узган елгы эш йомгаклары буенча үткән коллегиясендә республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов.
Малларның сәламәтлеге сагында торган район ветеринария хезмәтендә 54 кеше эшли, 12 участок, бер ветеринария участок дәваханәсе һәм диагностика кабинеты бар, анда серологик һәм бактериологик тикшеренләр үткәрелә.
- Малларның йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын искәртү, терлекчелек продукларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүдән саклау - хезмәтебезнең төп бурычлары, - ди район ветеринария станциясе җитәкчесе Хәлил Шәрипов.
- Иминлекне саклау максатында 34 йогышлы апвыруга каршы ветеринария чаралары үткәрелә. Гомум алганда районыбызда эпизоотик хәл имин, үткән елда хайваннарның аеруча хәвефле авырулар белән чирләвенең бер генә очрагы да теркәлмәде. Бу, иң элек, районыбыздагы ветеринария табибларының һәм фельдшерларының көндәлек җентекле хезмәте нәтиҗәсе.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, үткән ел ветеринария хезмәте өчен эшчәнлекне “санлаштыру” елы да булды – малларны биркалау һәм аларны бердәм мәгълүмат системасында теркәү буенча максатка ярашлы эш алып барылды. Бу ни өчен кирәк соң, дигән сорауны мал хуҗалары ветеринарларга бик еш бирә. Белгечләр әйтүенчә, мондый процедура мал хуҗасын, хуҗалыкның ветеринария иминлеген билгеләү, малның күчерелүен, читтән кайтартылган маллар турында белү һәм чирләрнең таралуын тиз арада контрольгә алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук мал турында мәгълүмат, атап әйткәндә, аның нинди урында үрчетелүе, аңа карата нинди ветеринария-санитария чаралары үткәрелүе, ветеринария-санитария экспертизасы нәтиҗәләре турында белеп, продукцияне җитештерүчедән алып магазин киштәләренә кадәр күзәтү мөмкинлегед тыуа.
Бүген Reg Agro системасында 20414 баш сыер малы, 12690 баш сарык, 1329 баш кәҗә, 516 дуңгыз, 2258 ат теркәлгән. Әлшәйлеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында асралган бөтен маллар да биркаланган, ягъни аларның үз идентификация номеры бар. Яшь үрчемне исәпкә алып, бу эш даими алып барылачак. Быел ветеринарлар алдында мәчеләр, этләр һәм башка йорт хайваннары, умарта күчләрен идентификацияләү һәм мәгълүматларны бердәм системага кертү буенча эшне дәвам итү бурчы тора.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Рәмил Хәлиуллин 32 ел инде шушы өлкәдә хезмәт сала. Ул җитәкчелек иткән Нигъмәтулла ветеринария участогы, монда җиде авыл керә, ел саен алдынгылар исәбендә бара. Меңнән артык сыер малы, 500гә якын вак мал, 90 баш ат, 100гә якын дуңгыз, 200 умарта күче, меңләгән эт һәм мәче – боларның барысы да Рәмил Миңнулла улының пациентлары. Әйткәндәй, тырыш ветеринария табибының тугры ярдәмчесе һәм тормыш иптәше Клара Гатуф кызы да озак еллар аның белән бергә хезмәт сала.
- Мин район гәзите аша фермер хуҗалыкларына рәхмәт белдерәсем килә. Эшебездә еш кына ветеринарлар алдына үзләре генә хәл итә алмаслык катлаулы мәсьәләләр килеп туа. Шул чакта без нәкъ фермерларга мөрәҗәгать итәбез. Бертуган Дибаевлар, Рәмил Фазлыев, Рөстәм Абдрахманов, Рафаэль Арысланов ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Авыл биләмәләре башлыклары белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез, - ди Рәмил Миңнулла улы.
Читайте нас: