Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
16 апрель 2019, 02:00

Чәчүгә әзербез!

Район аграрчылары язгы басу эшләрен үткәрү турында киңәшләште

Район аграрчылары язгы басу эшләрен үткәрү турында киңәшләште



Тирә-як кардан ачылып, яз тулысынча үз хокукларына керде, димәк, игенчеләр өчен иң җаваплы мизгелләрнең берсе башланды. Традиция буенча, шушы көннәрдә район аграрчылары да киләчәккә планнар кора, тармак үсеше буенча яңалыклар белән таныша.


Әйтергә кирәк, быелгы уңыш өчен яхшы нигез салынган. Көздән барысы 16 мең гектар уҗым чәчелгән. Февраль-март айларында сынауга алынган монолитлар уҗым культураларының 97 проценты уңышлы кышлавын күрсәтте, бу - республикадагы иң яхшы күрсәткеч.

Былтыр аграрчылар беренче тапкыр безнең төбәк өчен гадәти булмаган ясмык борчак, люпин, нокыт борчагы, горчица, җитен культуралары чәчте. Аларны үстерү быел да дәвам итәчәк. Бөртеклеләр былтыргы кебек 32 мең гектарда чәчү күзаллана. Ә менә техник культуралар мәйданы артып, 22 мең гектарны биләячәк, бу 2018 елга карата 110 процент тәшкил итә, шул исәптән шикәр чөгендере – 5472 га (126 процент), көнбагыш – 12621 га (101 процент), җитен – 467 га (126 процент). Шикәр чөгендере – 4327 гектар. Мал азыгы культураларына килгәндә исә, алар 12 мең гектарны биләячәк, берьеллык үләннәр мәйданы да артып, былтыргы белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итәчәк.

Бөтреклеләр орлыгы җитәрлек күләмдә - 7767 тонна әзерләнгән. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аларны агулау үткәрелә. Элиталы орлык, алар орлык фондының 13 процентын тәшкил итәчәк, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алу да дәвам итә.

Язгы чәчү эшләренә 370 трактор җәлеп ителәчәк, 115 бөртекле культуралары чәчү агрегаты, шул исәптән 17 чәчү комплексы, 50дән артык техник культуралар чәчкеч басуга чыгачак. Туфрак әзерләүгә 160 агрегат җәлеп ителгән. Күп хуҗалыклар трактор паркын әзерләүне тәмамлады, бүген техник күзәтүгә 64 трактор әзерлек сызыгына куелган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм баш белгечләр, фермер хуҗалыклары һәм авыл биләмәләре башлыклары авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне санлаштыру, янгынга каршы хәл, район территориясенә кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч тудырган инфекцияле авырулар кертү хәвефе, каты көнкүреш калдыкларын җыю тәртибе һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасарлары Данир Әхмәдишин, Наил Хәйретдинов, “Россельхозцентр”ның республика филиалы җитәкчесе Рөстәм Кираев чыгыш ясады.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Гәзит басмага әзерләнгәндә, Әлшәй аграрчыларының язгы чәчү эшләрен башлап җибәрүе турында билгеле булды. Беренчеләрдән булып басуга “Заря” игенчеләре чыкты, алар дым каплатуга, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга төште.
Читайте нас: