Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
29 апрель 2019, 02:00

Сабан тургайлары җыр суза, Игенчеләр буразна сыза

Яз. Күктә әле чагу кояш елмая, әле салкын җил исә. Тау түбәләрендә һәм урман буйларында кар ята, ә зифа буйлы ак каеннар бөрегә тулыша. Чут-чут итеп кошлар сайрый, сабан тургае үзенең яңгыравыклы тавышы белән игенчеләрне басуга ашыктыра.

Яз. Күктә әле чагу кояш елмая, әле салкын җил исә. Тау түбәләрендә һәм урман буйларында кар ята, ә зифа буйлы ак каеннар бөрегә тулыша. Чут-чут итеп кошлар сайрый, сабан тургае үзенең яңгыравыклы тавышы белән игенчеләрне басуга ашыктыра.
Михаил Герасимов та гомере буена крестьян эшләренең уртасында кайный. Кырык елдан артык хезмәт стажына ия тәҗрибәле механизатор быелгы мизгелдә дә тәүгеләрдән булып тракторын ремонтланы һәм басуга алып чыкты.

-Иске техника дип карамагыз, инде утыз өченче ел басу киңлекләрен иңли бит ул, - дип канәгать елмая Михаил Евтикеевич үзенең Т-150 тракторына күрсәтеп.

Кешеләр биек-биек йортлар салырга, катлаулы техника уйлап табарга өйрәнде, ләкин әлегә мул уңыш биргән һәм кешеләрне туендырган бер генә метр булса да җир булдырганнары юк әле, - дип иген басуларының әһәмиятен бәһалый хәзерге заман аграрчылары. Язгы бер көннең елны туйдыруын яхшы аңлаган тәҗрибәле игенче Герасимов та шундый ук фикердә.

-Михаил Евтикеевич – алдынгы игенчеләрнең берсе, - ди “Раевка” җәмгыяте баш агрономы Рәмил Вәлишин. – Әйткәндәй, хуҗалык тәҗрибәле механизаторлар һәм грамоталы белгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Техника, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар һәм 8 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре алып бару, 4300 гектарда шикәр чөгендере чәчү өчен орлык җитәрлек. Шунлыктан язгы кыр эшләрен вакытында тәмамларбыз, дип ышанам.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 29 апрельгә 10144 гектарда (17 процент) язгы бөртеклеләр, шул исәптән бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар 8400 гектарда (26 процент), көнбагыш 1500 гектарда (12 процент), шикәр чөгендере 244 гектарда (4 процент) чәчелгән.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

“Раевка” җәмгыяте механизаторы Михаил Герасимов.
Читайте нас: