Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Язгы басу эшләре бер мизгел генә

Район игенчеләре бу көннәрдә басуларда ал-ял белми эшли

Әле күптән түгел генә ямьле яз үзенең җылысы белән җирне назлады, ә бүген инде крестьяннар бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә чумды, хәтта ял итәргә дә вакытлары юк. Игенчеләр элек-электән “Язның яме-чәчкә белән, көзнең яме көлтә белән” дигән халык мәкален исеннән чыгармый, иртәннән кичкә кадәр тырышып хезмәт сала.

Бу көннәрдә басуларда техника тавышы тынмый, чәчү эшләре һава торышының үзенчәлекләрен искә алып, зур тырышлык белән алып барыла. Язгы бөртеклеләрне чәчү тәмамланып килә – Әлшәй аграрчылары мәйданнарның 80 процентына орлык күмдерде - 48390 гектар язгы бөртеклеләр, кузаклы, майлы, мал азыгы культуралары һәм шикәр чөгендере чәчелде. Шулай ук җаваплы чорларның берсе – чәчүлекләрне эшкәртү башланды.

Игенчеләр шикәр чөгендере, уҗым культураларын химик утауга, язгы бөртеклеләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүгә төште. Бу эш “Красный Клин” авыл хуҗалыгы предприятиесендә җитез алып барыла. Традицион чөгендер чәчүче хуҗалык буларак монда быел да татлы тамырны 4 мең гектар мәйданга чәчкәннәр. Берничә көн элек чәчүлекләрне беренче химик утауга төшкәннәр. Ә эшкәртүгә катнашманы быелдан башлап басуда түгел, ә махсус комплекслы җиһазда – эретмә узелында әзерлиләр.
-Шикәр чөгендерен игүнең заманча технологияләрен үсемлекләрне саклауның төрле чараларын кулланмый күзәтеп булмый. Нәкъ корткычлар, чүп үләннәре һәм авыруларга каршы көрәшкә химик катнашма әзерләү өчен эретмә узелы урнаштырдык да, - ди генераль директор Алексей Рябов. – Ул 60 куб су сыйдырышлы ике савытны (су суэтем башнясыннан насос ярдәмендә алына), махсус савыт (анда химик препаратлар салына һәм катнашма әзерләнә) һәм ике бакны (анда әзер эретмә янә болгатыла һәм сиптерү өчен бирелә) үз эченә ала.
Бу ысул яңа түгел, ди мондагы белгечләр, ул элек тә кулланылган. Комплекслы җиһаз төрле ашламалар, корткычлар һәм чүп үләннәренә каршы химик катнашмаларны кертеп, химик эретмә ясау мөмкинлеге бирә. Аның төп өстенлеге шунда, игенченең вакыты күбрәк кала. Чөнки басуда препаратларны агрегатның үз савытында әзерләү озак вакыт таләп итә. Ә әзер эретмәне кулланганда, техника туктап тормый, хезмәт җитештерүчәнлеге арта, ягулык-майлау материаллары, су чыгымнары, эш вакыты һәм гомум чыгымнар күпкә кыскара.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Эретмә узелында химик утау буенча агроном Авзал Шәмсетдинов бөтен эшнең нечкәлекләрен белә.
Читайте нас: