Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мул уңышка өмет белән

Әлшәй аграрчылары чәчүне тәмамлауга якынлаша

Әлшәй аграрчылары чәчүне тәмамлауга якынлаша
Менә басуларда көн-төн эшләгән тракторлар гүләве, башка техника тавышы акрынлап тына бара. Чәчү эшләре соңгы гектарларда төгәлләнеп килә. Әмма бу озакка түгел. Игенчеләр инде чәчүлекләрне тәрбияләүгә төште, тиздән пар җирләрен сөрү башланыр, аннары инде яшел уракка да күп калмый.
Әлшәй аграрчылары язгы чәчүне 57124 гектарда (98 процент) үткәрде. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 32 мең гектардан артык җирне били. 5100 гектарга (93 процент) шикәр чөгендере чәчелгән. Татлы культурага элеккечә “Красный Клин” җәмгыятендә өстенлек биргәннәр, монда ул 4300 гектар тәшкил итә. Аграрчылар елдан-ел көнбагыш, рапс, горчица, җитен кебек майлы культураларны күбрәк чәчә, алар барлыгы 16 мең гектарны били.
Хәбәр итүебезчә, апрель аенда һава торышының тотрыклы булмавы сәбәпле, республиканың 42 районында, шул исәптән бездә дә, уҗым культуралары һәлак булды һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлшәй басуларында зыян күргән чәчүлекләр мәйданы - 2930 гектар, бүген анда 1186 гектарга бөртекле культуралар чәчелде.
Игенчеләр чәчүлекләрне тәрбияләүгә төште. 4200 гектарда (77 процент) шикәр чөгендеренә беренче химик утау үткәрелгән. Уҗым һәм язгы культураларны химик утау, чәчүлекләрне авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү дә җитез темпта бара.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: