Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Чалгы чыңы яңгырый болыннарда

Ниһаять, аграрчылар өчен ата-бабаларыбыз элек-электән “бер көн елны туйдыра” дип йөрткән тагын да бер кызу чор башланды.

Ниһаять, аграрчылар өчен ата-бабаларыбыз элек-электән “бер көн елны туйдыра” дип йөрткән тагын да бер кызу чор башланды.


Быел яшел уракта катнашучылар алдында кышкылыкка 16900 тонна печән, 30600 тонна сенаж һәм 10000 тонна силос хәзерләү бурычы тора. Районда тәүгеләрдән булып “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары мал азыгы хәзерләүне башлап җибәрде, алар артыннан “Агрокоопинвест” эшчәннәре дә печәнгә төште.

Районда мал азыгы культуралары 13096 гектарны били, бүген шуның 30 проценттан күбрәге чабылган. Мал азыгы хәзерләү белән беррәттән басуларда чәчүлекләрне тәрбияләү эше дә дәвам итә. 41 мең гектар мәйданда иген культураларын химик утау үткәрелгән. Чөгендерчеләр татлы культура чәчүлекләрен өченчегә эшкәртүгә төште. Шулай ук аграрчылар бу көннәрдә бөртеклеләрне өстәмә тукландыру үткәрә, чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: