Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Азык туплар вакыт

Календарьдә июль – яшел урак чоры. Бу көннәрдә авыл эшчәннәре өчен кышкылыкка мал азыгы хәзерләүдән дә мөһим бурыч юк. Мул үләнле тугайларда, бер һәм күпьеллыҡ үләннәр, кузаклы культуралар басуларында комбайннар гүләве тынмай.

Календарьда июль – яшел урак чоры. Бу көннәрдә авыл эшчәннәре өчен кышкылыкка мал азыгы хәзерләүдән дә мөһим бурыч юк. Мул үләнле тугайларда, бер һәм күпьеллыҡ үләннәр, кузаклы культуралар басуларында комбайннар гүләве тынмай.


“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәннәре азык ихаталарын печән белән тутыру өчен һәр аяз көнне файдаланырга тырыша. Хуҗалыкта бу мизгелгә ел саен зур игътибар бүленә. Шунлыктан монда тәүгеләрдән булып яшел уракка төштеләр. Монда азык сыйфатының, шулай ук малларның продуктлылыгы турыдан-туры мал азыгын уңайлы вакытта туплауга бәйле булуын яхшы аңлыйлар.


Басулар буйлап үткәндә монда һәр җирдә хуҗаларча караш булуына сокланмау мөмкин түгел. Юлның ике ягында – язгы бөртеклеләр, техник культуралар шытымнары тигез булып баш күтәргән. Көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендеренең таза рәтләренә карап күңелләр күтәрелә. Арытабан инде иркен ялан-тугайларда печән төргәкләре тезелеп киткән. Эргәдәге басуда мал азыгы җыю комбайннары эшли.

-Үткән ел белән чагыштырганда үлән катламы, әлбәттә, бераз кайтыш. Җәй башындагы корылык моңа йогынты ясады, - ди бригадир Рәсүл Сәхәветдинов.

Тугайларда эш кайный: кипкән печән җыела һәм хуш исле үлән пөхтә итеп төрелеп “КамАЗ”ларга төялә. Юлларда тузан болытлары күтәреп, бер-бер артлы йөк машиналары печәнне булачак эскерт эргәсенә ташый.

Мал азыгы хәзерләүдә тәҗрибәле звено эшли. Механизаторлар Марат Батталов белән Риф Латыйпов печәнне чаба, Радик Хаҗимөхәммәтов һәм Илнур Вәлиев төи, әзер печәнне “камазчылар” Айдар Хәлиуллин, Фларит Әхмәдуллин һәм Хәлит Латыйпов азык ихатасына ташый.

Илнур Сәхибгәрәев хуш исле үләнне төргәкләргә төрә, ул да бу эштә беренче ел гына катнашмый.

-Бик шәп егет, - дип мактый аны бригадир. – Язын техник культуралар чәчә, аннан соң эшкәртә, әле менә яшел уракта катнаша. Уңыш урып - җыю чоры җиткәч, комбайнга утырачак. Шофер булып эшләргә дә өлгерә.

Яшел урак кызганнан - кыза. Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча 1 июльгә районда мал азыгы культуралары мәйданының 51 проценты чабылган, бу 6240 гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4200 тонна печән (25 процент) хәзерләнгән, 5600 тонна сенаж (18 процент) салынган.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

“Туган як басуларында эшләве дә күңелле”, - ди Илнур Сәхибгәрәев.
Читайте нас: