Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уракка әзерләр

Бу көннәрдә авыл эшчәннәренең бер генә минут табуш вакыты юк.

Бу көннәрдә авыл эшчәннәренең бер генә минут та буш вакыты юк. Аяз мәлдә кышкылыкка сыйфатлы мал азыгы туплап өлгерергә кирәк. Шулай ук урак чоры да җитеп килә, аңа авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык хезмәтләре дә җитди әзерләнә.
Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, 22 июльгә районда барлык мал азыгы культуралары мәйданнарының 9064 гектары чабылган, бу 74 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында 9200 тонна печән (54 процент), 12400 тонна сенаж (41 процент) хәзерләнгән.
Кандала үләне, эспарцет, күчтерә калын теземнәргә салынган басуларда гына түгел, фермалар янындагы мал азыгы ихаталарында да техника тавышы тынмый. Бу көннәрдә шулай ук машина-трактор мастерскойларында, ындыр табакларында, иген келәтләрендә дә урып-җыюга әзерлек эшләре кайный, чөнки аңа да бераз гына вакыт калды. Механизаторлар басу корабларын тәртипкә китерә, келәт һәм ындыр табаклары эшчеләре дә алардан калышмый. Һәркайда ремонт эшләре оештырылган, ашлык чистарту машиналары, башка җиһазлар әзерләнә.
Районда традиция буенча урак алдыннан комбайннар, иген келәтләре, ындыр табаклары, үлчәү хуҗалыгы, киптерү җиһазларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерү буенча комиссия үткәрелә.
Үсемлекчеләрнең яңа уңышны җыю һәм кабул итүгә әзерлеген авыл хуҗалыгы бүлеге, Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техник күзәтү инспекциясе белгечләреннән торган экспертлар төркеме бәяли һәм киңәшләр бирә. Шушы көннәрдә алар үз эшен тәмамлады.
Комиссия ындыр табаклары һәи ашлык келәтләре яңа уңышны кабул итәргә әзерлеген билгеләде. Ашлык чистарту агрегатлары көйләнгән, келәт биналары ремонтланган, тазартылган һәм дезинфекция ясалган. Урып-җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар, иген ургычлар тулысынча төзек һәм янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган, механизаторлар махсус кием һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Гәзит басмага әзерләнгәндә, беренче комбайннарның басуга чыгуы билгеле булды. Уракка тәүгеләрдән булып “Башкортстан игенчелек компанисе” механизаторлары төште, алар уҗым шипкәнен ура башлады, хуҗалыкта бу культура 1134 гектар тәшкил итә. Хәерле сәгатьтә!
Читайте нас: