Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Алтын мизгел башланды

Аграрчылар бөртеклеләр урагына төште

Аграрчылар бөртеклеләр урагына төште
Автомобиль тәрәзәсеннән авыл хуҗалыгы басулары шахмат тактасы кебек бер-бер артлы үтеп тора. Бер ай элек кенә диңгез кебек җәйрәп яткан иген басулары хәзер алтындай сары төскә кергән. Бу инде игенчеләр өчен иң кызу мәл – урак башланды, дигән сүз.
Әлшәй игенчеләренә бу мизгелдә 45 мең гектарга якын бөртекле культуралар уңышын җыеп аласы бар. Уракка 79 комбайн төшәчәк. Күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген уҗым культураларын чаба башладылар.
Бу көннәрдә Нигъмәтулла басуларында да өлгергән ашлыкның башны әйләндерерлек хуш исе аңкый һәм комбайннар гүләве тынмый. Традиция буенча монда фермерлар - абыйлы-энеле Рөстәм һәм Алмаз Гомәровлар да яхшы кәеф белән уракка төште. Хуҗалыкның ашлык басулары 1000 гектарны тәшкил итә, шуның 350 гектарын уҗым культуралары били, калган мәйданга язгы бөртеклеләр чәчелгән.
-Кызганычка каршы, язгы культуралар өчен мизгел уңышлы булмады. Безнең якларда яңгырлар яумады дисәң дә була. Ә уҗым культуралары яхшы үсте, ашлык мул булыр, дип уйлыйм, - ди Рөстәм Әмир улы.
Югары белемле икътисадчының фермерлык стажы аз түгел – ул үз эшен унбиш елдан артык алып бара. Дүрт ел элек энесе Алмаз да аңа кушыла. Менә шулай итеп 2015 елдан Гомәровлар икәүләшеп яңа фермер хуҗалыгы оештыра.
Фермерларның басуларында Руслан Сибагатуллин һәм Риф Шәймәрданов урып-җыю эшләрен алып бара. Егетләр тәҗрибәле, ышанычлы, ди алар турында Рөстәм Әмир улы. Алар шулай ук чәчү эшләрен дә үткәргән, чәчүлекләрне эшкәрткән, хәзер уракка төшкәннәр. Тиздән ярдәмгә өченче комбайн киләчәк. Фермерлар өченче яңа “Вектор” ашлык җыю комбайн сатып алган. Аңа Алмаз Гомәров идарә итәчәк.
26 яшьлек Риф Шәймәрданов, яшь булуына карамастан, крестьян хезмәте белән яхшы таныш. Ул басуда армиягә кадәр эшли башлаган, ә хезмәтен тутыргач, туган авылына кайткан. Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта да, ул агроном дипломы алган, эшләргә өлгергән. Риф бүген “Нива Эффект” штурвалы артында утырып, иген ура. Аз сүзле, әмма тырыш егет үзенең басу корабын уракка яхшылап әзерләгән.
-Егет белемле, тырыш, заманча техниканы яхшы белә, - ди, елмаеп, яшь комбайнчы турында Рөстәм Гомәров.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Яшь игенче Риф Шәймәрданов.
Читайте нас: