Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
14 август 2019, 02:00

Уҗым культураларын чәчү башланды

Озайлы яңгырлар урып-җыю эшләрен туктатты.

Озайлы яңгырлар урып-җыю эшләрен туктатты. Әмма мондый һава шартлары чәчүне башларга бик кулай, ди игенчеләр. Урак белән беррәттән районда уҗым культураларын чәчү дә башланды.
Әлшәй аграрчылары киләсе ел уңыш өчен барлыгы 16 мең гектар уҗым культуралары чәчәргә ниятли. Шуның 7 меңнән артык гектарын - уҗым арышы, 6900ен – бодай, 1100 гектарын – тритикале һәм 900 гектарын уҗым шепкәне били.
-Чәчү эшләрен алып бару өчен һава шартлары бик уңай тора. Туфракта дым җитәрлек. Орлык һәм техника бар. Чәчүгә беренчеләрдән булып “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм “Колос” агрофирмасы игенчеләре төште. Тиздән аларга башка хуҗалыклар да кушылачак, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: