Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
19 август 2019, 02:00

Ниһаять, аязытты

Кояшлы көннәр башлану белән районда игенчеләр янә урып-җыю эшләренә тотынды.

Кояшлы көннәр башлану белән районда игенчеләр янә урып-җыю эшләренә тотынды.


Уракны тоткарлаган август яңгырлары тукталды. Аязытканны түземсезләнеп көткән комбайнчылар һава шартлары яхшыру белән уракны тизләтте – әле аграрчылар эшне тулы куәтенә алып бара.


Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча, 19 августка 13113 гектар бөртеклеләр чабылган, бу барлык мәйданнарның 29 процентын тәшкил итә, 11863 гектар ( 26 процент) сугылган. Иген басуларының уртача уңышлылыгы гектарыннан - 20,2 центнер. 23938 тонна ашлык суктырылган. Уракта 85 комбайн катнаша.


Урак белән беррәттән уҗым культуралары чәчү эшләре һәм мал азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Әлшәй терлекчеләре 13 мең тонна (77 процент) - печән, 22 мең тонна (72 процент) сенаж туплаган. Алда силос салу эшләре көтә. Яңа уңыш өчен 2200 гектар (14 процент) уҗым культуралары чәчелгән.


Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: