Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
5 сентябрь 2019, 02:00

Яңгырлы урак

Бу мизгелдә комбайнчылар өчен кояшлы көннәр бик аз булды.

Бу мизгелдә комбайнчылар өчен кояшлы көннәр бик аз булды. Аларга төрле һава шартларында эшләргә туры килә.


Бәхеткә күрә, тырыш игенчеләр яңгырлар башланганчы уҗым культураларын җыярга өлгерде, алар 12 меңнән артык мәйданны биләгән. Саклауга 14310 тонна арыш һәм 13400 тонна уҗым бодае салынган. Быел арыш уңышы бодай гектарыннан 22,7 центнер булса, арыш 23,1 центнер тәшкил иткән.

Бу көннәрдә шулай ук аграрчылар яңа уңышка нигез сала. 9941 гектарга уҗым культуралары чәчелгән, бу - барлык мәйданның 63 проценты. Туңга сөрү дә яхшы темпта бара, 24200 гектар (60 процент) җир эшкәртелгән.

Игенчеләр язгы чәчүгә орлык та туплый башлады. Бүген 4952 тонна орлык салынган, бу – планлаштырылганның 64 проценты.


-Комбайнчыларга әлеге мизгелдә гади булмаган шартларда эшләргә туры килә. Уҗым культуралары урагы тәмамланды. Язгы культуралар мәйданнарының яртысын җыеп аласы бар әле, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге агрономы Татьяна Лисицына.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: