Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
10 сентябрь 2019, 02:00

Әлшәй аграрчылары шикәр чөгендере урагына төште

Районда татлы культура 5500 гектардан артык мәйданны били.

Районда татлы культура 5500 гектардан артык мәйданны били.


Иң зур мәйданнар, элеккечә, “Красный Клин” авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Быел монда 4000 гектардан артык шикәр чөгендере үстерелгән. Шулай ук “Агро МТС” , “Заря”да һәм күп кенә фермер хуҗалыкларында шушы югары табышлы культураны игү белән шөгыльләнәләр. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Нигъмәтулла авылыннан Дибаевлар алда бара, алар ел саен төбәктә иң югары уңыш алуга өлгәшә.


-Быелгы ел бу культура өчен уңай килде, аның уңышы мул. Әле “Красный Клин” басуларында сигез комбайн чөгендер урып-җыя. Шулай ук фермер Дибаевлар, Фазлыевлар һәм башка хуҗалыклар да татлы тамырны чыгара башлады, - ди авыл хуҗалыгы баш агрономы Татьяна Лисицына.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: