Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
18 сентябрь 2019, 02:00

Көнбагышка чират җитте

Район аграрчылары майлы культуралар урагына төште.

Район аграрчылары майлы культуралар урагына төште.


Бу көннәрдә Әлшәй игенчеләре бөртеклеләрне соңгы гектарларда урып-җыя, уҗым культураларын чәчү дә тәмамланып килә. Басуларда шикәр чөгендерен чыгару эшләре тулы куәтенә бара, иң кирәкле һәм киң таралган майлы культураларның берсе – көнбагыш та өлгерде.


Районда көнбагыш чәчүлекләре 14 мең гектардан артык мәйданны били. Майлы культура урагына беренчеләрдән булып “Заря”, “Агрокоопинвест” җәмгыятьләре һәм берничә фермер хуҗалыгы механизаторлары төште. Көнбагыш уңышы гектарыннан уртача 12,5 центнер тәшкилә итә.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: