Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
1 октябрь 2019, 02:00

Шикәр чөгендере чыгару дәвам итә

Районыбыз күп еллар татлы культура чәчүлекләре буенча алдынгылар исәбендә.

Районыбыз күп еллар татлы культура чәчүлекләре буенча алдынгылар исәбендә.
Беренче урында - Бүздәк чөгендерчеләре, аларның плантацияләре 6274 гектарны били, икенче – чишмәлеләр (6099 гектар), өченче урында - Әлшәй районы - шикәр чөгендере чәчүлекләре 5567 гектар тәшкил итә.
Бүген районда барлык мәйданның 33 проценты – 1836 гектары җыеп алынган. 51431 тонна татлы тамыр казылган, уртача уңыш гектарыннан 280 центнер тәшкил итә. Уңышның күп өлеше – 46134 тонна басулардан заводның кабул итү пунктына ташылган.
Читайте нас: