Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
9 октябрь 2019, 02:00

Әлшәй аграрчылары бөртеклеләр урагын тәмамлады

Авыр һава шартларына карамастан, район игенчеләре,аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып, үстерелгән уңышны җыеп алды.

Авыр һава шартларына карамастан, район игенчеләре, аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып, үстерелгән уңышны җыеп алды. Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте хәбәр итүенчә, 44881 гектардан – бу бөртекле һәм кузаклы культураларның гомум мәйданы – 88324 тонна яңа уңыш суктырылган. Гектарыннан уртача 19,7 центнер ашлык алынган. Язгы бөртеклеләрнең күп өлешен төбәк өчен традицион культуралар – бодай, арпа, солы, кукуруз, борчак, карабодай тәшкил итте. Әлшәй игенчеләре шулай ук кәрешкә, ясмык борчагы, җитен, рапс, сорго игүне уңышлы дәвам итә.
Игенчеләр бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар урагын тәмамлады. Җыеп алынган уңыш – келәтләрдә, язгы чәчүгә дә җитәрлек күләмдә – 7728 тонна орлык салынган. Шулай да басуларда эш күп әле. Аграрчылар көнбагыш, шикәр чөгендере урагын дәвам итә. Майлы культура 5500 гектарда – бу барлык мәйданның 39 проценты, ә татлы тамыр 2410 гектарда (43 процент) җыеп алынган. 7150 тонна майлы культура суктырылган, уңышлылык гектарыннан - 13 центнер.69439 тонна тамыразык казылган. Шикәр чөгендеренең уңышлылыгы куандыра – чөгендерчеләр гектарыннан уртача 288 центнер татлы тамыр казып ала. Көннәрнең аяз торуы да аграрчыларга уракны күтәренке кәеф белән җитез темпларда алып бару мөмкинлеге бирә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: