Әлшәй игенчеләре соңгы гектарларның уңышын җыя
Октябрь ае да үтеп бара. Аграрчыларга зур сынаулар тотарга туры килгән чираттагы мизгел артта калды, дисәң була.
-Быелгы ел үсемлекчелек өчен бик үк уңайлы булмады, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына. – Апрельнең беренче яртысында кырау төшү сәбәпле, 2931 гектарда уҗым культуралары һәлак булды. Үсемлекләрнең вегетация чоры башында көннәрнең салкын торуы бөртеклк һәм кузаклы культуралар үсешен туктатты. Аннары бер айдан күбрәк явым-төшем булмады, бу да чәчүлекләргә кире йогынты ясады.
Бөртеклеләр урагы чорында да яңгырлар уңыш урып-җыю эшләрен әкренәйтте. Боларның барысы да басуларның уңдырышлылыгы кимүенә китерде. Ләкин, катлаулы һава шартларына карамастан, район аграрчылары үстерелгән бөтен уңышны җыеп алды. 44881 гектардан – бу барлык бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы – 98177 тонна яңа уңыш суктырылды. Гектарыннан уртача 21,9 центнер ашлык алынды.
Язгы чәчүгә орлык җитәрлек күләмдә тупланды – 7767 тонна ашлык саклауга салынды. Киләсе ел уңышына да нигез салынды - 14094 гектарда уҗым культуралары чәчелде. 45800 гектарда сөренте җирләр күтәртелеп, туңга сөрү эшләре дә тәмамланды.
Җыеп алынган уңыш келәтләргә салынды, шикәр чөгендере һәм көнбагыш уңышының күп өлеше дә җыеп алынды. Әгәр бөртекле культуралар өчен быелгы ел уңайлы килмәсә дә, техник культуралар өчен ул, киресенчә, уңайлы булды. Майлы культура 21100 гектар (87 процент) мәйданнан җыеп алынды, 18050 тонна көнбагыш суктырылды. Көнбагышның уңышлылыгы районда республика буенча иң яхшыларының берсе – ул гектарыннан 14,9 центнер тәшкил итә.
Бу көннәрдә татлы урак та соңгы гектарларда алып барыла. Чөгендерчеләр барлык плантацияләрнең 90 процентын – 4607 гектар мәйданның уңышын җыеп алды. Культураның уңышлылыгы да үткән елдагыдан югарырак – гектарыннан уртача 300 центнер. 138100 тонна тамыр азык чыгарылган, басуларда бу эшкә ун комбайн җәлеп ителгән.