Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
27 декабрь 2019, 11:40

Казанка савучылары янә алдынгы

Район терлекчеләре елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый

Район терлекчеләре елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 65017 ц сөт савылган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,6 процентка күбрәк. Һәр сыердан савым исә 4372 килограмм тәшкил итте, бу да 3,2 процентка югарырак.
Хуҗалыклар – 46113 центнер (+7процент), фермерлар 30391 центнер сөт саткан. Сугымга 14453 центнер (+3 процент) мал озатылган. Сыер малларының уртача тәүлеклек артымы - 569 граммга, дуңгызларныкы 587 граммга җиткән. Йомырка җитештерү дә арткан – 30 миллионнан артык (104,5 процент).
-Терлекчелек хуҗалыкларында кышлату гадәти режимда үтә. Азык җитәрлек – һәр баш малга 29,5 центнер сутлы һәм тупас азык әзерләнгән. Рационга жом һәм патока кебек өстәмә азык та кертелгән. Бүген һәр сыердан тәүлеклек савым былтыргы күрсәткечтән 800 граммга күбрәк һәм 7,9 литр тәшкил итә, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов.
Элекке еллардагы кебек үк, Галина Кирәева җитәкчелегендәге Казанка сөтчелек фермасы савучылары сөт җитештерү буенча ал бирми. Алдынгы савучылар исемлегендә беренче булып Людмила Воробьева (тулай савым 182,9 тонна) тора. Аның артыннан ахирәтләре Татьяна Предатченко (172,7 т) һәм Гөлсимә Хәйретдинова (172,6 т) килә. Шулай ук Людмила Соколова да - (163,9 т) тулай савым буенча алдынгы ун савучы исәбендә.
Читайте нас: