Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Чәчүгә әзерлек бара

Язгы басу эшләрендә 360 берәмлектән артык техника катнашачак.

Язгы басу эшләрендә 360 берәмлектән артык техника катнашачак.
Дым каплатуга һәм күпьеллык үләннәрне тырмалатуга - 48 трактор, бөртекле культуралар чәчүгә – 110, ә техник культураларга 84 агрегат җәлеп ителәчәк.
-Бүген барлык категория хуҗалыкларда да авыл хуҗалыгы машиналары һәм трактор паркының әзерлеге 90 проценттан артык тәшкил итә. Техниканы әзерләү 20 мартка кадәр тәмамланырга тиеш. Графикка ярашлы, 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр үзйөрешле техникага техник карау үтәргә тиеш, - диде район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Наил Вәлиәхмәтов.
Хәтерегезгә төшерәбез, районда язгы культураларны 61 мең гектардан артык мәйданда чәчү күзаллана, шул исәптән язгы бөртекле культуралар 36 мең гектар тәшкил итәчәк.
Фото: https://yandex.ru/
Читайте нас: